Дуслар, ни өчен соң без Рамазан аенда ураза тотабыз? Аллаһны зурлап кылына торган гыйбадәтләрне кешеләр уйлап чыгарырга тиеш түгел. Ул гыйбадәтләр турында Исламның беренче чыганакларында – Коръәндә һәм пәйгамбәребез хәдисләрендә - әйтелгән булырга тиеш. Рамазан аенда ураза тотарга тиешлеге турындагы Коръән аятьләрен сезгә тәкъдим итәм. Әйдәгез, Коръәннән үзебезгә мәгълүмат алырга өйрәник. Мәсәлән, Аллаһ безгә иңдергән шушы аятьләрдән без нәрсәләр белә алабыз? Комментарийларда мин башладым, сез дәвам итегез. “Әл-Бәкара” сүрәсе, 183 нче аять: Әй, мөэминнәр! Сездән алда килеп киткәннәргә фарыз булып язылган кебек, сезгә дә Рамазан аендагы ураза фарыз буларак язылды. Бәлки, тәкъвалык ияләреннән булырсыз! 185 нче аять. “Рамазан аенда Аллаһудан кешеләргә туры юлны күрсәтүче һәм һидәятне ачык бәян кылучы Коръән иңдерелде. Сездән берәү Рамазан аена ирешсә, аны ураза тотып үткәрсен, ләкин кем авыру яки сәфәрдә булса, башка санаулы көннәрне тотарга тиеш. Аллаһ сезгә җиңеллек тели, сезгә авырлык теләми, ураза тотарга кирәкле көннәр санын тутырырсыз, һәм, сезгә туры юлны күрсәткәне өчен, Аллаһны олыларсыз. Бәлки, Аллаһның хисапсыз нигъмәтләренә шөкер итүчеләрдән булырсыз!

Теги других блогов: Ислам Рамазан Коръән ураза